Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге эш планы һәм графигы нигезендә һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үзйөрешле машиналарны теркәү һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыгы алу, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздыру мәсьәләләре буенча гражданнар һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итү үткәрелә.
3 һәм 5 ноябрь көннәрендә гражданнарны һәм юридик затларны чираттагы кабул итү булды. Бүлеккә барлыгы 25 төрле мөрәҗәгать керде: тракторчы-машинист таныклыгы алу, тракторларны дәүләт исәбенә кую, шулай ук техник карап чыгу турында. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да гражданнарга юридик хезмәт күрсәтелде һәм тулы җавап бирелде.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.