Мөслим районында техниканы кышкы саклауга кую

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим районы бүлеге башлыгы Р.Р. Зарафетдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, чәчү, туфрак эшкәртү һәм урып-җыю машиналарын кышкы саклауга кую буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләренә тикшерү уздырыла.

Хуҗалыкларны караган вакытта чәчү, туфрак эшкәртү һәм урып-җыю техникасын саклауга куюга игътибар ителде. Дөрес итеп саклауга кую машина-трактор паркының озак хезмәт итү чорын һәм югары техник әзерлеген арттыра торган факторларның берсе булып тора.

Рамил Зарафетдинов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International