2020 елның 5 ноябрендә Биектау муниципаль районының «Красная Заря» АХК базасында техниканы кышкы чорда саклауга кую һәм ремонт эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Семинар-киңәшмә эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, авыл предприятиеләре җитәкчеләре, инженер-техник хезмәт, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау районы bнспекторы катнашты.
Техниканы саклау, кышкы чорда куркынычсыз эксплуатацияләү, ремонт эшләрен башкарганда ГОСТ кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык техникасын үтәү мәсьәләләре каралды.
Рәшит Гарипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.