Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау сүзләрен кабул итегез!
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан әлеге ямьле бәйрәм көнендә һәркайсыгызга рух көрлеге, максатчанлык һәм җиңүләр телисе килә. Милләтенә, канына бәйсез рәвештә, безнең барыбыз да үзенең бурычлары һәм проблемалары булган зур бердәм ил. Мәдәният, икътисад, сәнгать, сәясәт – фәкать уртак тырышлык һәм хезмәт нәтиҗәсендә генә югары казанышлар күрсәтергә сәләтле өлкәләр.
Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, газиз Татарстаныбыз хакына куйган хезмәтегездә уңышлар телим.
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р.Зыятдинов