Үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын киметү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2020 елның 28 октябрендәге 01-05\167пр номерлы боерыгы нигезендә, 2 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарның һәм тагылмаларның техник торышын һәм аларны эксплуатацияләгәндә яктырту һәм яктылык сигнализациясен тикшерү буенча рейд үткәрелде.
Барлыгы 3 берәмлек трактор һәм тагылма тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар нәтиҗәләре буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча административ чаралар күрелде.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.