Чүпрәле районының «Фламинго» ҖЧҖ оешмасында техника тикшерелде

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

2020 елның 30 октябрендә Чүпрәле районының «Фламинго» ҖЧҖ оешмасында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге оешмада техник карау гадәттәгечә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан техника Иске Чүпрәле торак пунктында кышкы чорда юлларга хезмәт күрсәтү өчен әзерләнгән вакытта үткәрелә. Техник карауга 9 берәмлек техника тәкъдим ителде. Карау барышында махсус техника һава шартларына карап тәүлек буе эшли ала торган яктырту приборларына аерым игътибар бирелде. 7 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды, ике техник карау акты төзелде, ачыкланган бозуларны билгеләнгән вакытка бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

 

Әлеге мәкаләне Instagram аша карарга

 

 Rashltfathullov (@rashltfathullov) мәкаләсе 30 Окт 2020, 6:40 PDT

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International