Алексеевск аграр көллиятендә имтиханнар булып узды

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

2020 елның 2 ноябрендә «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «С», «D» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды. 17 укучының 15е имтиханга кертелде. Имтиханнарның теоретик һәм практик өлешен 13 укучы уңышлы тапшырды. Җиде көннән соң имтиханны яңадан биреп карау мөмкин булачак.

Фәнис Бакиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International