Баулы шәһәренең «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» муниципаль казна предприятиесендә техника тикшерелде

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

2020 елның 29 октябрендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» Баулы шәһәре муниципаль казна предприятиесендә техникага еллык техник карау уздырылды. Техниканы тикшерү вакытында тормоз системасын, руль идарәсен, тышкы яктылык приборларын, пыяла чистарткычларны һәм пыяла юдырткычларны, тәгәрмәчләрне, шиннарны һәм чылбырларны, двигательләр торышын һәм конструкциянең башка элементларын тикшерүгә аерым игътибар бирелде. Техник карауга тәкъдим ителгән 13 берәмлек техника арасыннан 13 данәсенә техник карау узу турында таныклыклар бирелде. 

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International