Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча административ хокук бозуларны кисәтүгә багышланган рейдлар

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Хокук бозуларны профилактикалау һәм үзйөрешле машиналар – тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү, шулай ук әлеге категория транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында 2020 елның октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында административ хокук бозуларны кисәтүгә багышланган рейдлар оештырылды.  Рейдлар барышында 13 берәмлек техника тикшерелде, шуларның 2 берәмлеге хокук бозып эксплуатацияләнә иде. Ачыкланган хокук бозу очраклары буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. нигезендә 2 беркетмә төзелде һәм штрафлар билгеләнде.

М.Р. Әхмәтшин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International