Балтач районы «Борнак» предприятиесендә «Техниканы кышкы саклауга кую һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау» темасына район семинары узды

2020 елның 30 октябре, җомга

Семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы техникасын саклауны оештыру һәм техниканы ремонтлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Семинарда хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм әйдәүче белгечләре катнашты. Районда кыр эшләренең төп төрләре төгәлләнгән, әмма тынычланырга иртәрәк әле. Кыр эшләреннән бушаган техниканы кышкы саклауга кую бүгенге көндә төп бурыч булып тора. Семинар барышында анда катнашучылар озак вакытлы саклауга куелачак техниканы карап кына калмыйча, авыл хуҗалыгы машиналары төеннәрен һәм агрегатларын ремонтлау процессы белән дә танышты. Киңәшмәдә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач районы буенча бүлеге башлыгы М.Р.Габдрахманов техниканы техник карауга әзерләү һәм бу тикшерүне уздыру мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. Шулай ук механизаторларга техниканы техник карауга әзерләү һәм агросәнәгать комплексында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү чаралары буенча куела торган таләпләре турында да аңлатылды.

М.Р.Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International