Буа муниципаль районында дәүләт ярдәме программасы эшенә якынча анализ

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 9 аенда Буа муниципаль районында дәүләт ярдәме программасы эшенә башлангыч анализ районның аграр секторын үстерүдә дәүләтнең катнашуы нәтиҗәле булуын күрсәтте. 2014 елда дәүләт субсидиясен алып, авыл хуҗалыгы техникасын сатып ала башлаганнан бирле бик күп вакыт узды, әмма бу программа Буа районында соңгы өч елда тулысынча эшли башлады, дип ышанычлы әйтергә була.

Субсидияләү программасының максаты – авыл хуҗалыгын техник һәм технологик модернизацияләү. Сер түгел, машина-трактор паркының һәм бигрәк тә ярдәмче җиһазлар һәм агрегатларның тузу дәрәҗәсе 2017 ел башына 75-80%  иде. Соңгы өч ел дәвамында дәүләт финанславы район агропредприятиеләренең машина-трактор паркын 3-5% яңарту мөмкинлеген бирде.

Агымдагы елның тугыз аенда «60 ка 40» программасы хезмәтеннән 24 якын хуҗалык файдаланды, бу Буа районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыкларын да кертеп, дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Әлеге программа кысаларында 20 берәмлектән артык үзйөрешле авыл хуҗалыгы машинасы һәм 50дән артык югары технологияле 155412 мең сумлык ярдәмче авыл хуҗалыгы җиһазлары сатып алынды, шул исәптән әлеге суммадан субсидия тәртибендә кыр хезмәтчәннәренә 55851 мең сумнан артык акча кире кайтарылды.

Күргәнебезчә, авыл хуҗалыгы производствосын техник һәм технологик модернизацияләүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү буенча дәүләт программасы киләсе елларда да аны озынайтуга өметләрен югалтмаган агропредприятиеләр өчен реаль ярдәм булды. Дәүләт ярдәме район авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең энергия белән тәэмин ителешен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирде, бу, үз чиратында, яңа энергия белән баетылган техниканы үзләштерүне һәм авыл хуҗалыгы производствосының яңа технологияләрен гамәлгә кертүне тәэмин итәчәк.

Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International