Алабуга муниципаль районында техник караулар уза

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 15 гыйнварында "Алабуга Сөте" ААҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге оешма тарафыннан 5 берәмлек техника күрсәтелде. Техник карап чыкканда аптечка, ут сүндергечләр, теркәү документлары һәм таныклыклар булуга аерым игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 5 таныклык бирелде.

Шияпов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International