Бүген Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Россия Федерациясенең спорт министры Павел Колобков һәм Татарстан Республкасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 2019 ел өчен эш нәтиҗәләренә йомгак ясый. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов катнаша.
