13 нче гыйнварда утырышлар залында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы советының атналык киңәшмәсе булды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге башлыгы бүлекнең 2019 елдагы эшчәнлеге һәм 2020 елга эш планнары турында доклад белән чыгыш ясады.
Киңәшмәдә катнашучылар бүлек эшчәнлегенең нәтиҗәләре белән танышты, шулай ук бүлек эшендәге уңай һәм тискәре яклар да билгеләп үтелде. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, физик затларга караган үзйөрешле техникага еллык техник карау узуның түбән күрсәткече булу сәбәпле, бу юнәлештә авыл җирлекләре башлыклары белән бергә эшләргә тәкъдим итте.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.