"Кар чанасы-2020" операциясе

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 13 гыйнварыннан 6 мартына кадәр, "Кар чанасы" ("Снегоход") профилактик операциясе кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 25 декабрендәге 01-05\299 номерлы боерыгы нигезендә Чистай муниципаль районында "Кар чанасы-2020" профилактик операциясе үткәрелә. Барлык үзйөрешле машиналар: кар чаналары, квадроцикллар, кар чистарту машиналары һәм тракторлар тикшерелә. Эксплуатация кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирелә. Төп бурыч – кар чаналарын һәм кышкы юлдан җилдерүче башка мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә кешеләр үлеменә һәм имгәнүләренә бәйле булган һәлакәтләрне профилактикалау, кешеләрнең тормыш иминлеген һәм сәламәтлеген, мөлкәтнең сакланышын тәэмин итү, әйләнә-тирә табигать мохитен саклау.

Шуңа бәйле рәвештә, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре бүлеге кышкы юлдан йөрүче мототранспорт чаралары хуҗаларына үзләренең теркәү документларын, кышкы моточаралар белән идарә итү хокукын бирә торган таныклыкларны һәм башка документларны тикшерү, дәүләт теркәвенә бәйле тамгаларны тиешле урыннарга урнаштыру зарурлыгы турында искәртә. Кышкы чорда кар чаналары хуҗалары аларны сезонлы файдалануга әзерләргә һәм техник карау уздыру өчен дәүләт техник күзәтчелеге органнарына тапшырырга тиеш. Кар чанасы – мәҗбүри тәртиптә теркәлгән булырга, ә мондый моточаралар белән эш итүче зат ачык "АІ" категорияле тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгына ия булырга тиеш. Билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән, шулай ук техник карау узмаган үзйөрешле техник белән идарә иткән һәм бу техника белән идарә итү хокукын бирә торган таныклыгы булмаган затлар Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

 

 

С.М.Дудин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International