Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең территориаль бүлекләре башлыклары белән эш киңәшмәсе узды, анда 2019 елның 4 кварталына түбәндәге мәсьәләләр буенча эшкә йомгак ясалды: техник караулар үткәрү, үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итү, тракторчы-машинист таныклыклары бирү (алмаштыру), административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау.