Әлки муниципаль районында "Алексеевск аграр көллияте" филиалы базасында имтихан уздырылды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 25 декабрендә "Алексеевск аграр көллияте" филиалы базасында "С" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына имтихан тапшыруга 18 кеше кертелде, алар арасыннан 17 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды һәм имтиханның гамәли өлешенә кертелде, анысын барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Имтиханны бирә алмаганнар өчен кабат имтихан җиде көннән соң булачак.                                                                                                                     

 

А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International