"В" һәм "С" категорияле төягеч транспорт йөртүчеләргә имтихан үткәрү

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 23 декабрендә "Нижнекамскшина" ГАҖ заводында "ЦПК-Татнефть" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе укучылары арасында "В" категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар уздырылды. Имтиханнар 4 этапта узды: үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртүнең гамәли күнекмәләре буенча.

Имтиханнарга барлыгы 24 кеше кертелде, шуларның 19ы сынауны уңышлы тапшырды.

Бирә алмаганнар өчен кабат имтихан җиде көннән соң булачак.

Р. Р. Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International