Кама Тамагы муниципаль районында имтиханнар узды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

2019 елның 21 декабрендә "РИАН" үзәге" ҖЧҖ Кама Тамагы штп филиалында "А1" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен сынауга 21 кеше кертелде. Шулар арасыннан теория өлешен 17 кеше уңышлы тапшырды һәм имтиханның практик өлешенә кертелде, анысын кертелгән барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Ел ахырына кадәр аларның барысы да тиешле категория буенча таныклыклар алачак.

 

 

Хәмит Гайнуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International