Техник карау үткәрү графигы нигезендә, 2019 елның 24 декабрендә Биектау районында "Саф Пласт" ҖЧҖдә теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды. Техник карап чыгуга барлыгы 13 берәмлек автотөягеч һәм трактор тәкъдим ителде. 12 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклык бирелде. Ут приборларының төзек булмау өлешендә ачыкланган бозулар буенча бер берәмлек техникага техник карау акты төзелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча, йөк төяү-бушату эшләрен башкарганда техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.
Рәшит Гарипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.