2019 елның 23 декабрендә Мөслим муниципаль районында "МОСТ" ҖЧҖ үзйөрешле техникасына техник карау уздырылды. 15 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү вакытында үзйөрешле машиналарның техник торышына, шулай ук теркәү документлары, тиешле категорияле таныклыклар, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Карау нәтиҗәләре буенча 3 техник карау акты чыгарылды, калган техника техник карау узу турында таныклык алды.
Рамил Зарафетдинов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге башлыгы.