Арча муниципаль районы фермерлары семинар-киңәшмәсе

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

2019 елның 20 декабрендә Арча муниципаль районы хакимиятенең актлар залында Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р. Мөхәрләмов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.М.Гатиятов катнашында Арча районы фермерларының йомгаклау семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

 Киңәшмәдә районның дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Г.Г.Касыймов фермерларны 2019 елда агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә техник карау нәтиҗәләре, үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук транспорт чараларының техник торышы һәм алардан файдалану өчен җаваплы вазыйфаи затларның административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырды. 2019 елда Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары факты буенча мисаллар китерелде.

 

Г.Г. Касыймов – бүлек җитәкчесе – Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International