19 декабрь көнне Балык Бистәсе муниципаль районының Троицкий Урай авылында шәхси хуҗаларның кар машиналарына техник карау үткәрелде. Кар машиналары техник яктан төзек хәлдә, машина йөртүчеләрнең тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы бар иде. Карау барышында машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде.
Чараны оештыручы Фугин Александр Николаевичка зур рәхмәт.
Линар Гыймаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.