Түбән Кама шәһәрендә "В" һәм "С" категориясендәге төягеч машина йөртүчеләр өчен имтихан булды

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

2019 елның 13 нче декабрендә Түбән Кама шәһәрендә "Кадрлар әзерләү буенча төбәк укыту үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенә мәшгульлек үзәгеннән юлланган укучылар арасында "В" һәм "С" категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар үткәрелде. Имтиханнар 4 этапта узды: үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртүнең гамәли күнекмәләре буенча.

Имтиханнарга барлыгы 13 кеше кертелде, аларның барысы да сынауны уңышлы тапшырды.

Р.Р. Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International