13 нче декабрьдә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе инженер-инспекторлары Татарстанның кадрларны яңадан әзерләү һәм агробизнес институтында: "Аттракционнарны куркынычсыз эксплуатацияләү, күзәтчелек һәм контроль" темасы буенча укуларын тәмамлады. Укыту Евразия икътисади берлегенең "Аттракционнарның куркынычсызлыгы турында" техник регламенты (ТР ЕАЭС 038/2016) буенча, аттракционнарны күзәтү эшчәнлегенә кагылышлы гамәли дәресләр белән алып барылды. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе инженер-инспекторларына квалификация күтәрү турында таныклыклар бирелде.