Шушы көннәрдә "Лениногорск политехника көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә А1 категориясендәге моточаралар С,D,E категорияләрендәге трактор-машина йөртүче юнәлешләре буенча белем алган укучылар арасында сынаулар булды.
А1 категориясе буенча имтихан бирүчеләр моточара белән куркынычсыз эш итүдә теоретик имтиханны тапшырды һәм кар-сазлык аша йөри торган чанада йөрү күнекмәләрен күрсәтте.
Тракторчы-машинистлар үзйөрешле машиналарның тиешле категорияләрен эксплуатацияләү һәм куркынычсыз йөртү буенча теоретик имтиханны тапшырды, ә аларның транспорт йөртү күнекмәләре ЮМЗ, Т-150К һәм ДТ-75 тракторларында тикшерелде.
Уку йортыннан имтиханнар кабул итүгә 22 кандидаттан торган исемлек тәкъдим ителгән иде. Кандидатларның имтиханнарга туры килү-килмәвен тикшерү барышында 1 кеше, яше буенча чикләнеп, исемлектән төшеп калды, 5 кандидат имтиханга килмәде, 1 кеше имтиханны тапшыра алмады. Якын арада имтиханны тапшырган курсантлар тиешле категорияләрдәге тракторчы-машинист таныклыкларын алачак. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
И.Н.Галимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлеге башлыгы.
