2019 елның 11 нче декабрендә "ЦПК-Татнефть" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесенең Азнакай филиалы автомәктәбе базасында "АІ" категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына имтихан тапшыруга 8 кеше кертелде, алар арасыннан 7 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды һәм имтиханның гамәли өлешенә кертелде, анысын барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Имтиханны тапшырган курсантлар шушы көннәрдә ачык категорияле "А1" тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
Назыйм Рәкыйпов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
