2019 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р. Зыятдинов Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте.
Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә теркәлү документларын торгызу, тракторчы-машинист таныклыкларын алыштыру, озак вакыт теркәлмәгән техниканы теркәү мәсьәләләре буенча аңлатмалар һәм тулы җаваплар бирелде.
Рәис Хисмәтуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.