Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе инженер-инспекторлары Кадрларны яңадан әзерләү һәм агробизнес татар институтында "Аттракционнардан куркынычсыз файдалану, күзәтчелек һәм контроль" темасы буенча укулар уза. Укыту Евразия икътисади берлегенең "Аттракционнарның куркынычсызлыгы турында" техник регламенты (ТР ЕАЭС 038/2016) нигезендә "Кырлай" күңел ачу паркында аттракционнарны күзәтү буенча гамәли дәресләр уздырып үткәрелә. Укыту процессында шулай ук дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә күзәтчелек функцияләренең кулланылышына да игътибар бирелә. Укулар тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инженер-инспекторларына квалификация күтәрү турында таныклыклар биреләчәк.