Тәтеш районында авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренә багышланган "Русьта икмәк һәрвакыт мактаулы булган" дип исемләнгән тантаналы чара узды. Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның АСК хезмәткәрләрен авыл хуҗалыгы елының уңышлы тәмамлануы белән котлады.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, коммерция һәм мәгариф оешмалары вәкилләре бар иде.
Иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында – механизаторлар, хуҗалык һәм предприятие җитәкчеләре, агрономнар, терлекчеләр һәм башкалар.
Ведомство бүләкләрен Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов "Авангард" ҖЧҖ баш инженеры Николай Мешковка, "Маяк" ҖЧҖ баш инженеры Александр Казеевка, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлеге башлыгы Сергей Балантаевка тапшырды.