Алабуга муниципаль районының "ДИАЗ" УҖП ҖЧҖ автомәктәбендә имтихан булды

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 4 декабрендә "Диаз" УҖП ҖЧҖ автомәктәбе базасында "В", "С" категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен "ВС" категорияле автотранспорт чараларын йөртүче" дигән һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 13 укучы имтиханга кертелде, аларның теореия өлешен – 13 кеше, практик өлешен 13 кеше уңышлы тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган укучылар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

Шияпов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International