Буа муниципаль районы крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашында чираттагы киңәшмә узды

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Агымдагы елның 2 декабрендә Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы администрациясендә районның крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашында чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәдә Буа муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.Р.Кәмәртдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Р.Х.Габитов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа мунициципаль районы бүлеге башлыгы Е.Г.Разбитнов катнашты. Киңәшмә темасы буларак фермерларның мөһим проблемалары турында яңгырады. Әлеге проблемалар турында Буа районы крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе З.Н.Дәүләтшин билгеләп узды. Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында кайнар сөйләшү булды. Киңәшмәдә катнашкан Россельхозбанк вәкиле КФХ башлыкларын ташламалы кредитларның иң кызыклы программалары белән җентекләп таныштырды. Киңәшмәдә районның Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Е.Разбитнов районның крестьян-фермер хуҗалыкларында булган машина-трактор паркын эксплуатацияләүгә кагылышлы җитешсезлекләргә күрсәтте һәм тракторларны һәм үзйөрешле техниканың башка төрләрен теркәү проблемаларын күтәрде, шулай ук кулланыла торган үзйөрешле машиналарның һәм тракторларның барысы да үз вакытында техник карап чыгу узсын иде, дигән теләк белдерде.

 

Е.Г.Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International