30 ноябрьдә, балыкчыларның һәм кар машиналарында һәм квадроциклларда шуу рәвешендә актив ял төрен өстен күргән гражданнарның боз астына китү очракларын кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрү кысаларында, Казансу елгасы акваториясендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм Судан коткару җәмгыяте хезмәткәрләре катнашында уртак рейдлар уздырылды. Чара барышында ел саен үткәрелә торган техник карау уздыру һәм теркәлү кагыйдәләрен бозган мототранспорт хуҗалары табылмады.
М.Р.Әхмәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге башлыгы.