Актаныш муниципаль районында техник потенциал сакланышы буенча киңәшмә узды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

29 нчы ноябрь көнне Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсендә, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы И.М. Хәкимов, районның агросәнәгать комплексы предприятиеләренең баш инженерлары һәм бухгалтерлары белән берлектә, техник потенциалның сакланышын оештыру һәм авыл хуҗалыгы машиналарын исәптән төшергәндә таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Авыл хуҗалыгы коралларының бик күп төрләре тузган булуын исәпкә алып, дефектация һәм алга таба куллануның максатка ярашлылыгы мәсьәләләренә җентекләп якын килергә тәкъдим ителде. Районның Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы И.М. Хәкимов һәр хуҗалыкта үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрүгә җентекле анализ ясады.

 

Илдус Хәкимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International