Чүпрәле муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен котладылар

2019 елның 29 ноябре, җомга

Бүген Чүпрәле районы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов катнашты.

Җитештерү алдынгыларына сәламләү сүзе белән Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров чыгыш ясады, ул авыл хуҗалыгы җитештерүендә ирешелгән казанышлар һәм алда торган бурычлар белән таныштырды.

Районның иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында – механизаторлар, хуҗалык һәм предприятие җитәкчеләре, агрономнар, терлекчеләр һәм башкалар. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов авыл хезмәтчәннәренә эшкә бирелгәнлекләре һәм җиргә карата ихлас мәхәббәте өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук Чүпрәле муниципаль районында яшәүчеләр өчен бүгенге көн тагын бер вакыйга аркасында үзенчәлекле булды: биредә яңа икмәк заводы ачылды. Чара барышында мәдәният йорты бинасында яңа уңыш продукциясе композицияләре күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International