Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Вәзгыятьләр үзәгендә аттестация сынаулары узды

2019 елның 29 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә экспертлар – Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, Россия Федерациясе Федераль сак хезмәте, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мобилизацион әзерлек һәм махсус программалар идарәсе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Экспертизалар һәм социаль тикшеренүләр үзәге, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасының Идарәнең Бүленгән вәзгыятьләр үзәгенә керә торган вәзгыятьләр үзәгендә аттестация сынауларын уздырдылар.

Экспертларның эше башланыр алдыннан ведомство эшчәнлеге һәм вәзгыятьләр үзәген билгеләү турында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков чыгыш ясады.

Аттестация сынаулары барышында экспертлар вәзгыятьләр үзәге эшчәнлеген регламентлаучы документлар белән таныштылар; вәзгыяти үзәк, орган биналарын карадылар, мәгълүмат-коммуникация челтәрләренең мәгълүмат куркынычсызлыгы дәрәҗәсен тикшерделәр; вәзгыяти үзәкнең мәгълүмат саклау системасы компонентларына анализ ясалды; вәзгыяти үзәк составына керүче мәгълүмати-аналитик модельләрне эшләтеп җибәрделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International