Түбән Кама муниципаль районының "ГЕМОНТ" ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга дәүләт тикшерүе уздырылды

2019 елның 29 ноябре, җомга

2019 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге тарафыннан "ГЕМОНТ" ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 12 берәмлек үзйөрешле күтәртү машинасы тәкъдим ителде. 12 берәмлек техник карауны уңышлы узды. Техник карау йомгаклары буенча анализ уздырылды, торак пунктларда һәм завод территорияләрендә юлларга хезмәт күрсәтүдә махсус техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.

Р.Р. Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International