Алабуга муниципаль районының "ХАВИ ЛОГИСТИКС ЕЛАБУГА" ҖЧҖ һәм "АЙДЖИ ЭС АГРО" ҖЧҖ караган үзйөрешле машиналар каралды

2019 елның 29 ноябре, җомга

2019 елның 27 ноябрендә еллык техник карау графигы буенча "ХАВИ ЛОГИСТИКС ЕЛАБУГА" ҖЧҖ һәм "АЙДЖИ ЭС АГРО" ҖЧҖ караган үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге оешмалардан 15 берәмлек техника күрсәтелде. Машиналарның техник торышына, куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәвенә, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуына аерым игътибар бирелде. "ХАВИ ЛОГИСТИКС ЕЛАБУГА" ҖЧҖ һәм "АЙДЖИ ЭС АГРО" ҖЧҖ хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте иминлеге, техника куркынычсызлыгы һәм үзйөрешле машиналарны исерек хәлдә йөртүгә бәйле рәвештә профилактик әңгәмә үткәрелде.

Нәтиҗәләр буенча техник карау узу турында 15 таныклык бирелде.

Шияпов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International