27нче ноябрь көнне Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Саба районында эш визиты белән булды. Анда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов белән очрашу булды.
Шулай ук Радик Зыятдинов "Саба аграр көллияте" ДАҺБУ директоры З.М.Бикмөхәммәтов белән очрашты, ул техник-механик, механизаторлар, төзүчеләр, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, электромонтерлар һәм агросәнәгать комплексында сорала торган күп кенә башка белгечләрне әзерләп чыгара торган уку йортының күпләгән лабораторияләре урнашкан яңа укыту корпусы һәм 2019 елда файдалануга тапшырылган җиһазлары белән таныштырды. Очрашу барышында авылда эшче һөнәрләрнең җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм белем бирүнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләренә кагылып үтелде.
Р.Р.Харисов – бүлек башлыгы – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.