Сарман муниципаль районының "Нөркәй" агрофирмасы" ҖЧҖдә планлы тикшерү

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

26-27 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге тарафыннан Сарман муниципаль районының "Нөркәй" агрофирмасы" ҖЧҖдә күчмә планлы тикшерү уздырылды.

Планлы тикшерү барышында авыл хуҗалыгы машиналары, ремонт остаханәсе, терлекчелек фермалары, нефть-склад һәм ягулык белән тәэмин итү җиһазлары һәм машиналар каралды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү акты төзелде һәм "Нөркәй" агрофирмасы" ҖЧҖ адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

 

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International