2019 елның 22нче ноябрендә "Түбән Кама агросәнәгать көллияте" дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә 4 курс студентлары "В", "С", "Д", "Е" категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан тапшырды. Имтиханнар 4 этапта үткәрелде: үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча һәм машина йөртүнең гамәли күнекмәләре буенча.
Имтиханга барлыгы 12 кеше кертелде, аларның 12се дә сынауны уңышлы тапшырды.
Р.Р. Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.