2019 елның 22нче ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге тарафыннан "Таграс-ТрансСервис" ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга 39 берәмлек үзйөрешле машина, 6 берәмлек тагылма тәкъдим ителде, 42 берәмлек техника тикшерү узды, өч техник карау акты рәсмиләштерелде, үзйөрешле машиналарның техник таләпкә туры килмәвен бетерү турында күрсәтмә бирелде. Техник карау йомгаклары буенча анализ уздырылды, торак пунктларында һәм завод территорияләрендә юлларга хезмәт күрсәтүдә махсус техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.
Р.Р.Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.