Алабуга муниципаль районы "ЦПК-ТАТНЕФТЬ" ӨҺБ ХМУ автомәктәбендә имтихан булды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

2019 елның 22 ноябрендә "ЦПК-Татнефть" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесенең Алабуга филиалы автомәктәбе базасында "В", "С" категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу буенча сынау тапшыруга 22 кеше кертелде. 22 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды, гамәли өлешне "ВС" категориясендәге автотранспорт чараларын йөртүче" һөнәри белем программасы буенча әзерлек узган 21 кеше тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган укучылар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

 

 

Марсель Шияпов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International