2019 елның 12 нче декабре – Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне!

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

12нче декабрьдә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә кабул итү Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36, 101 нче офис адресы буенча гамәлгә ашырылачак.

 Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

- файдаланылган вакытта кемнеке булуына бәйсез рәвештә кешеләрнең гомере, сәламәтлеге һәм милеге өчен куркынычсызлыкны, әйләнә-тирәлекне саклауны тәэмин итә торган нормативлар буенча (Хәрби Көчләрнең һәм Россия Федерациясенең башка көчләренең мшаиналарыннан, шулай ук Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәткә буйсына торган машиналарның параметрларыннан тыш) тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарының һәм башка машиналарның, аларның тагылмаларының техник торышына дәүләт күзәтчелеге;

- агросәнәгать комплексында машиналарны һәм җиһазларны файдаланганда (Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәткә буйсына торган машиналарның параметрларыннан тыш) кешеләрнең гомере, сәламәтлеге һәм милеге өчен куркынычсызлыкны, әйләнә-тирәлекне саклауны тәэмин итү өлешендәге кагыйдәләрнең, шулай ук стандартларда, башка норматив документларда регламентлана торган кагыйдәләр үтәлешенә дәүләт күзәтчелеге;

- агросәнәгать комплексында машиналарны һәм җиһазларны техник файдалану өлкәсендә эшләр башкаруны һәм хезмәтләр күрсәтүне сертификацияләүне оештыру һәм уздыруның билгеләнгән тәртибенә дәүләт күзәтчелеге;

- күзәтчелектәге машиналарның һәм җиһазларның зарури сертификацияләү шартларына туры килүе һәм тиешле сертификат булу-булмауга бәйле рәвештә әзерләүче һәм (яки) тәэмин итүче затның җаваплы булган чорында дәүләт күзәтчелеге;

- үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу, шулай ук аңа дәүләт теркәү билгеләрен (Кораллы Көчләр һәм Россия Федерациясенең башка гаскәрләре машиналарыннан тыш) бирү;

- Дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлә торган үзйөрешле техникага билгеле бер вакыт ешлыгы белән техник караулар уздыру;

- үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итү һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү;

- белем бирү учреждениеләренә үзйөрешле техника өчен машинист-тракторчы әзерләп чыгаруга аккредитация уздыру һәм лицензияләр бирү турындагы мәсьәләне тиешле органнарда карау өчен әлеге уку йортларына белем бирү эшен җиһазлау һәм тәэмин итү таләпләренә туры килүе турында таныклыклар бирү;

- хуҗаларның, дәүләт һәм башка органнарның таләбе буенча үзйөрешле техниканың һәм җиһазларның техник торышын һәм калган ресурсларын бәяләү;

- үзйөрешле техника һәм җиһаз хуҗаларының сатылган яки ремонтланган техниканың сыйфатсызлыгы буенча дәгъваларын карауда катнашу;

- үзйөрешле техника хуҗалары тарафыннан транспорт чараларын теркәгәндә, транспорт чараларына дәүләт техник карап чыгуны оештырганда һәм үткәргәндә транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү буенча Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән йөкләмәләр үтәлешен контрольдә тоту.

Кабул итүгә алдан язылу телефон аша башкарыла: (843) 221-77-85.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International