Түбән Кама муниципаль районының Кама Аланындагы "Индустриаль парк ИК" ҖЧҖ заводында имтиханнар узды

2019 елның 22 ноябре, җомга

2019 елның 20нче ноябрендә Кама Аланының "Индустриаль парк ИК" оешмасында "Төбәк укыту үзәге" коммерциясез мәгариф учреждениесендә укучылар "С" категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар тапшырды. Имтиханнар 4 этапта узды: үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртүнең гамәли күнекмәләре буенча.

Имтиханнарга барлыгы 18 кеше кертелде, шуларның 16сы уңышлы тапшырды.

Бирә алмаганнар өчен кабат имтихан җиде көннән соң булачак.

Р. Р. Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International