Казан шәһәренең "КДАТУ" ТБҮ һәм "Ягуарр автомәктәбе" белем бирү оешмаларында имтиханнар узды

2019 елның 22 ноябре, җомга

2019 елның 21нче ноябрендә "КДАТУ" техник белем бирү үзәге һәм "Ягуарр автомәктәбе" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе автомәктәпләре базасында үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына "А1" категориясе буенча дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен сынауга 16 кеше кертелде. Шулар арасыннан теория өлешен 13 кеше уңышлы тапшырды һәм имтиханның практик өлешенә кертелде, анысын кертелгән барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Имтиханны бирә алмаганнар өчен кабат имтихан җиде көннән соң булачак.

 

М.Р.Әхмәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча бүлеге башлыгы.

                                             

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International