"П.В.Дементьев исемендәге КАТК" Питрәч муниципаль районы филиалында 2019 елның 20 нче ноябрендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч районы бүлеге тарафыннан "Д" категориясе буенча авыл хуҗалыгы җитештерүенең тракторчы-машинисты һөнәре буенча имтиханнар узды. Сынауга килгән 14 кешенең икесе тракторларны эксплуатацияләү буенча имтиханны тапшыра алмады. Кабат имтихан 2019 елның 27 нче ноябренә билгеләнде. Имтиханны уңышлы тапшырган кешеләргә якын арада, өстәмә "Д" категориясен ачып, тракторчы-машинист таныклыклары алыштырылачак.
В.В.Максимов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.
