2019 елның 18нче ноябрендә "Балык Бистәсе агротехника техникумы" ДАҺБУ базасында "В", "С", "Д", "Е" һәм "F" категорияләре буенча "авыл хуҗалыгын механикалаштыру" һөнәре һәм "Тракторчы-машинист" һөнәре буенча белем алган төркемнәрдәге укучылар өчен үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтиханнар ике: теоретик һәм практик этапларда узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган укучылар тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Имтиханны тапшыра алмаучылар сынауны яңадан биреп караячак.
Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
Линар Гыймаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.