Чүпрәле муниципаль районының "Фламинго" ҖЧҖдә техник карау уздырылды

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

18нче ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан "Фламинго" ҖЧҖдә техник карау уздырылды. Техник карауга 8 берәмлек юл-төзелеш техникасы тәкъдим ителгән иде. 7 берәмлек техник тикшерүне уңышлы узды, бер техника буенча техник карау акты рәсмиләштерелде, бер берәмлек үзйөрешле машинаның техник таләпкә туры килмәвен бетерү турында күрсәтмә бирелде. Техник карау йомгаклары буенча анализ ясалды, торак пунктлардагы юлларга хезмәт күрсәтүдә махсус техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.

Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International