2019 елның 16 ноябрендә Саба район мәдәният йортында "Уңыш-2019" бәйрәме узды. Бәйрәмдә район башлыгы Рәис Миңнеханов, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре һәм, әлбәттә инде, авыл хезмәтчәннәре: механизаторлар, игенчеләр катнашты. Чарада шулай ук Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы Рөстәм Харисов та катнашты.
Министр урынбасары, Саба районы республиканың муниципаль берәмлекләре арасында иң уңдырышлы туфракта урнашкан, шул ук вакытта район авыл хуҗалыгында алдынгы булып тора, инновацияле технологияләр кертә һәм башкаларны да укыта, бу яңалыкларны куллануның нәтиҗәлелеге белән аерылып тора, дип билгеләп үтте. Саба районы игенчеләренә быел һава шартлары аеруча комачаулаган һәм, шулай да, яхшы күрсәткечләргә ирешә алганнар. Район башлыгы Рәис Миңнеханов игенчеләргә, механизаторларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Сез башка төбәкләрдәге авыл хуҗалыгының нинди хәлдә булуып белеп торасыз, ә республиканың аграр тармагы иң авыр вакытта да саклап калынды, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан Хөкүмәтеннән зур ярдәм алды. Авылны саклап калу һәм аграр тармакка яңа технологияләр кертү киләчәккә ышаныч уята. Игенчелек зур тырышлык таләп итә. Сезгә киләчәктә дә хезмәтегез белән югары үрләр яулавыгызны һәм яңа уңышларга ирешүегезне телим", – диде Рәис Миңнеханов.
Узган ел бу залда район башлыгы Рәис Миңнеханов "КамАЗ" автомашиналары паркы бик иске, аларны яңарту буенча эш алып барырга кирәк, дип белдергән иде һәм сүзендә торган булып чыкты, шушы көннәрдә алып кайтылган алты "КамАЗ" машинасы уңышның бәйрәм күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмәдә шулай ук 2019 елда сатып алынган техниканың башка төрләре белән дә танышырга мөмкин иде.
Уңыш бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Саба муниципаль районы советының Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук сәхнәдә үзләрен аграр тармакка багышлаган ветераннарны һәм авылда эшләргә калган яшьләрне дә котладылар.
Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар Илсөя Бәдретдинова, Гөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның концертын карады.
Р.Р.Харисов – бүлек башлыгы – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

